Чираттагы дәфтәр читендәге билгеләр.
Нейрочелтерләрнең кулланышына күптән карыйм. Төрле илләрдә нәтиҗәләре шактый зур. NLP-дә да тексттан логиканы, фактларны чыгаралар, логика белән фактлар нигезендә тудырылган текстлар реклама өчен кулланалар.
Ләкин бернинди илдә суд системасында нейрочелтерләр пилот рәвештә кулланышы турында сүз дә юк? Ни өчен болай? Техник яктан барысы да ачык, судта алынган фактлар гади текстлар, закон-кануннар да гади текстлар, суд карарлары да гади текстлар. Сәбәп белән нәтиҗәне чыгару алар инде билгеле, кем гаепле, кем бозганны чыгарып була. Суд тулысынча электрон рәвештә үткерелә ала ул.
Димәк "юриклар" шул техник ягын белмичә, үзенекен "цеховой" солидарлыгыннан ул яңалыктан куркалар. Чөнки гадәттәгечә законны биетеп булмас ул (яки берничә кат авыррак).
Минем бик сәер фикерем бар: әгәр кемнең шул өлкәдә тикшеренәсе килсә, урыс телендә язылган законнар нигезендә шундый суд симуляцияләре ясау һәм суд ясау моделләрен өйрәтү законлымы соң? Әгәр законлы булмаса, татар телендә ул процесс ясаса иде) Күзаллыгыз: әллә кая бар ул гадел хөкем, кануннар нигезендә генә хөкем итә, бар кирәк булган фактларны сорый, автоматик рәвештә гаепне таба! Ләкин шул бәхет татар телендә генә, шул хөкемне теләсәгез, татар телендә электрон рәвештә утырышны уздырыгыз ))
Фантастикамы? Әлбәттә. Ләкин хыялланмаска ярамый )