13 нче ноябрь көнне районыбыз авыл хужалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанга чираттагы ярминкәгә бардылар. Сабалылар инде 5 нче тапкыр башкалабыз кулланучыларына ашлык, бәрәңге, ит, сөт, умартачылык продуктлары, кулинария-кондитер әйберләре һәм башка күптөрле товарлар белән барды. Бу юлы да сатып алучылар ярминкәгә күпләп чыктылар.