Найти в Дзене
Саба таңнары

Фәридә Бөтенроссия конкурсында җиңде

Бу көннәрдә Казанның Кәрим Тинчурин исемен­дәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөтенроссия мәктәпләре арасында “Ул кабызган ут­лар балкышы” ижади эшләр бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Тәб­рик­ләнүчеләр арасында Са­ба гимназиясенең 11Б сыйныфы укучысы Фәридә Галимуллина да бар. Фәридә бәйгенең "Спектакльдән монолог" номинациясендә l урынга лаек булды (укытучысы – Р.М.Газиянова). "Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесе күренекле татар драматургы, артист Кәрим Тинчурин тууына 134 ел тулу һәм театрның 115 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Максаты – Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү, балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, җыр һәм бию сәнгатенә тарту.

Бу көннәрдә Казанның Кәрим Тинчурин исемен­дәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөтенроссия мәктәпләре арасында “Ул кабызган ут­лар балкышы” ижади эшләр бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Тәб­рик­ләнүчеләр арасында Са­ба гимназиясенең 11Б сыйныфы укучысы Фәридә Галимуллина да бар. Фәридә бәйгенең "Спектакльдән монолог" номинациясендә l урынга лаек булды (укытучысы – Р.М.Газиянова).

"Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесе күренекле татар драматургы, артист Кәрим Тинчурин тууына 134 ел тулу һәм театрның 115 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Максаты – Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү, балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, җыр һәм бию сәнгатенә тарту.