Бу көннәрдә Саба аграр көллияте базасында «WorldSkills Russia» яшь профессионаллар чемпионатының «Сәнәгать робот техникасы» компетенциясе буенча төбәк ярышлары уза. Анда Чаллы, Казан, Түбән Кама, Саба районнарындагы һөнәри урта белем бирүче уку йортлары студентлары көч сынаша. Робот чемпионатында көрәшчеләргә “Бирешмә!” дип куәт бирүләр дә, алкышлар да юк. Хәттә якын килеп фотога төшерергә дә ярамый. Тын уза, спорттан бигрәк хезмәтне хәтерләтә. “Монда көч тә, җитезлек тә кирәкми. Ярышта кодлар ярдәмендә роботны программалаштыру, модельләштерү алгоритмын белгән студентлар катнаша. Бу сәнәгать өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүнең башлангычы. Аларга киләчәктә сәнәгатьтә сорау зур булачак”,– диде “Технороботикс” системалы интеграторлар компаниясе вәкиле, баш эксперт Владислав Чехун. Баксак, без бу мәсьәләдә күпкә артта калганбыз икән. Әйтик, Сингапурда 10 мең эшчегә 800 робот туры килсә, Россиядә 5 кенә. Белгечләр тагын да азрак. Аларның сафын юниорлар (12-16 яшьлекләрне шулай ди