Шәмәрдәндә яшәүче 13 яшьлек Андрей Андреев, быел исеме “Беренче канал”дан яңгырагач, илдә билгеле спортчы үсмергә әверелде. Хәзер ул Казандагы 4 нче интернат-мәктәптә VI сыйныфта укый һәм адаптив тхэквондо белән шөгыльләнә. “Тхэквондо” корейчадан тәрҗемә иткәндә “таптау, йодрык һәм юл” дигәнне аңлата. Шушы “юл” Андрейны нык ихтыярлы, тормышын эчтәлекле итә, характерын чыныктыра. Үзенә көнчыгыш спорт төрен сайлаган егет көннән-көн нәтиҗәлерәк йодрык белән сугу, аякны алга сузып һөҗүм итү алымнарын үзләштерә һәм ярышларда уңышларга ирешә. Инде аның 4 медале бар. Шуның берсе – көмеше Россия чемпионатында 2нче урынны яулаган өчен бирелгән һәм ул бу уңышы белән дөнья чемпионатында катнашу хокукы алган. “Иң зур нәтиҗәм шушы. Спорт остасы булырга, тхэквондода “Кара билбау” алырга хыялланам. Дөнья чемпионаты быел ук була”,– ди Андрей. Дөрес, әлегә ярышлар календаренда бу хакта төгәл мәгълүмат юк, чемпионатның 2022 елга күчерелгәнлеге билгеле. Әмма Андрей өчен күнегүләр тукталмый, дәвам итә.
“Кара билбау” – ак өметләр. Андрей Андреев дөнья чемпионы булырга хыяллана
24 ноября 202124 ноя 2021
1
2 мин