Найти тему
Саба таңнары

“Әйдә, ярарга гына йөрүчеләрне яратмыйм”

Кеше бәлагә тарыганда яки авыр хәлдә калганда полициягә мөрәҗәгать итә. Әйтик, алдакчылар капкынына эләккәндә һәм башка вәзгыятьләрдә. РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Васил Исмәгыйлов белән әңгәмәбез шулар хакында.

Васил Шәрифуллович, иң элек эш һәм нәтиҗә турында сөйләшик әле.

– Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең бурычы – җинаятьләрне кисәтү, кылынганын ачу, халыкның иминлеген тәэмин итү. Моңа ирешелә дип саныйм. Яхшы нәтиҗә юк икән, бәйрәмгә әзерләнүнең дә мәгънәсен күрмим. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен дәүләтнең, хөкүмәтнең безнең эшебезне күрүе дип тә кабул итәм. Эш нәтиҗәләренә килгәндә, башка районнар белән чагыштырганда респуб­ликада алдынгы урыннарда барабыз. Тотрыклы вәзгыять саклана. Җинаятьләр 31 процентка кимеде һәм аларның ачылышы да узган еллар белән чагышырып караганда яхшырак. Әйтик, полиция хезмәткәрләренең югары профессионализмы нәтиҗәсендә берничә кибетне басуда шикләнелүче тоткарланды, шулай ук битлек киеп Иске Икшермә авылы кешесенең сәламәтлегенә авыр зыян салучылар төркеме ачыкланды. Уңай нәтиҗәне суд, прокуратура, җәза үтәтү инспекциясе, административ, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләренең бергә-бергә хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсе дияр идем. Район җитәкчесе Рәис Нургалиевич хокук саклау органнарын барысын бергә оештырып эшләтә ала.

Җинаятьләрнең төрләренә килсәк, хәзерге вакытта мине наркотиклар проблемасы нык борчый. Көрәшәбез, “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” акцияләре үткәрелә. Ун айда наркотиклар белән бәйле 4 җинаять кенә ачылды һәм шуның 2се судка бирелде. Административ җаваплылыкка тартылучылар да бар. Элек булмаган мошенниклык күренешләре дә күпкә артты. Аларны ачуы бик авыр. Югыйсә халыкка газета аша да җиткерәбез, ел башыннан җыеннарда, ата-аналар җыелышларында сөйлибез, шулай да халык барыбер алдана, йөзләгән, меңләгән сум хәләл акчасын мошенникларга күчерә. Алдакчыларга ышанучылар күргән гомуми зыян бер миллион сумнан артып китте. Кызганыч, районда андый җинаятьләрнең 70 проценты гына ачылган килеш. Тагын бер нык борчыган проблема – юл-транспорт аварияләре.

Мин гади кеше буларак, юллар яхшырганга сөенсәм, икенче яктан, бүлек башлыгы буларак, моңа көенәм. Чөнки транспорт йөртүчеләр тизлек режимын үтәми, бер-берсенә юлларда хөрмәт күрсәтми, ә бу юньлегә илт­ми. Быел районда 15 ДТП теркәлеп, аларда 19 кеше яраланды, 4 кешенең гомере өзелде. Әле шушы көннәрдә генә Килдебәк юлында җәяүленең үлеменә китергән һәлакәт булды. Хәзер тикшерү бара. Мин руль артындагы һәркемнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ихтирам итүләрен сорар идем.

Эксперт Марсель Гарипов (сулдан), сорау алу төркеме начальнигы Газинур Нурмиев, участок вәкаләтлесе Фәнил Мөбарәков тикшерү эше материалларын әзерләү вакытында.
Эксперт Марсель Гарипов (сулдан), сорау алу төркеме начальнигы Газинур Нурмиев, участок вәкаләтлесе Фәнил Мөбарәков тикшерү эше материалларын әзерләү вакытында.

– Пандемия полиция хезмәткәрләре эшенә үз төзәтмәсен керттеме?

– Әйе һәм алар җитәрлек. Хакимият системасында башкаручы орган булганлыктан, безгә санитар-эпидемиологик таләпләрнең, хөкүмәт карарларының тормышка ашуын контрольгә тоту бурычы йөкләнде. Без сәүдә объектларына рейдларга чыгабыз, кьюар кодларны тикшерүне оештырабыз. Кыскасы, кешеләр саулыгын кайгыртабыз. Аңламаганнарга беркетмә дә төземичә булмый. Билгеле ки, коронавирус безнең хезмәткәрләрне дә читләтеп үтмәде. Кайберәүләр җитди авырды. Пандемия котырган чакта кадрлар кытлыгы сизелмәде. Инде хезмәткәрләр ревак­цинациягә әзерләнә.

– Кадрлар мәсьәләсенә килсәк, эш башлаучы полиция хезмәткәре нәрсәләргә әзер булырга тиеш?

– Иң беренче чиратта, хезмәт авырлыкларына. Безгә эшкә керергә те­ләгән ир-егет иң элек хәрби-табиблык комиссиясе уза. Узган ел мәктәпне тәмамлаган 9 егетнең берсе генә яраклы булып чыкты. Калганнары сәламәтлеге буенча комиссия уза алмады. Безнең хезмәткәрләр физик әзерлек буенча ел саен нормативлар тапшырганын, гражданнар ял иткән чакта (бәйрәм көннәрендә) полиция хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләвен дә онытырга ярамый. Әйе, җиңел түгел, юридик белемле булу да мәҗбүри. Әйдә, ярарга йөрүчеләрне яратмыйм, кешедә ак көнләшү булырга, вазифасын иң яхшылар үрнәгендә башкарырга тиеш.

– Эшкә килгәнегезгә 41 елдан арткан. Шушы юлны сайлаганыгызга үкенгәнегез булмадымы?

– Һич юк! Милиционер буласымны 7нче сыйныфта ук белә идем. Безгә әтинең Шәмәрдәндә участковой булып эшләүче дусты Шәриф абый Усманов килә иде. Мине сөйләштерә, укырга милиция журналлары бирә. Менә шуннан күңелгә кереп калды. Мәктәп елларына әйләнеп кайтсам да, барыбер шушы юлны сайлар идем. Мине бу хезмәткә халыкка намус белән хезмәт итү, хокук тәртибе сагында тору теләге китерде. Шуңа күрә үземә һәм башкаларга карата таләпчәнлек үзгәрешсез кала. Ышанычлы тыл тудыручы гаиләмә, җәмәгатем Фидания Сәяровнага зур рәхмәтлемен.

– Шәхси состав адресына нинди теләкләрегез?

– Иң беренче чиратта, хезмәт ветераннарын котлыйм. Аларга нык сәламәтлек, якыннарының хөрмәт-ихтирамын тоеп яшәүләрен телим. Хезмәттәшләремә эшләрендә уңышлар, рух ныклыгы, ышанычлы тыл юлдаш булсын. Алга таба да җинаятьчелек белән көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау бурычларын бердәмлек белән үтәрбез дип ышанам.

-3