Найти в Дзене

ТАБЫШМАКЛАРДАН КОРЫЛГАН ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ. В предверии Нового года сценарий праздника по мотивам татарского фольклора.

ТАБЫШМАКЛАРДАН КОРЫЛГАН ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ В предверии Нового года Сценарий новогоднего утренника по мотивам татарского народного фольклора. (опубликовано автором "Мин яраткан әкиятләр"/"Мои любимые сказки", Бирск - 2019) Кара әле, күпме бала җыелган, Ничек итеп киенгән Нишләп җыелган идегез, балалар? Яңа ел бәйрәменә Алып баручы Алай икән… (аптраган, каушаган кыяфәттә чыршыга карый) Тылсымлы гүзәл агач - Үзе яшел, үзе яшь, Яңа ел китерүче, һәммәсен биетүче. Нәрсә ул? Чыршы! (Чыршыдагы утлар кабына, балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйный, «Урманда чыршы туган» яисә «В лесу родиоась елочка» җыры җырлана) Урманда чыршы туган (В лесу родилась елочка) Шаулый-гүли кара урман - Чыршы шунда туган, Кышын-җәен яшел булып һәрчак иркә үскән. Давыл аны, җырлар җырлап, Карларга ураган, Буран чыгып, талгын гына Тирбәтеп йоклаткан. Куркак куян, ап-ак куян Ыргып шуннан узган, Кайчак бүре, усал бүре Эзләрен калдырган. Чү, кар шыгыр-шыгыр итә, Чана шуып килә. Атын җигеп, ата кеше Сайлап йөри чыршы. Хәзе
Оглавление

ТАБЫШМАКЛАРДАН КОРЫЛГАН ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ

В предверии Нового года Сценарий новогоднего утренника по мотивам татарского народного фольклора. (опубликовано автором "Мин яраткан әкиятләр"/"Мои любимые сказки", Бирск - 2019)

Алып баручы

Кара әле, күпме бала җыелган,

Ничек итеп киенгән

Нишләп җыелган идегез, балалар?

Балалар

Яңа ел бәйрәменә

Алып баручы

Алай икән…

(аптраган, каушаган кыяфәттә чыршыга карый)

Тылсымлы гүзәл агач -

Үзе яшел, үзе яшь,

Яңа ел китерүче,

һәммәсен биетүче.

Нәрсә ул?

Балалар

Чыршы!

(Чыршыдагы утлар кабына, балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйный, «Урманда чыршы туган» яисә «В лесу родиоась елочка» җыры җырлана)

Урманда чыршы туган

(В лесу родилась елочка)

Шаулый-гүли кара урман -

Чыршы шунда туган,

Кышын-җәен яшел булып

һәрчак иркә үскән.

Давыл аны, җырлар җырлап,

Карларга ураган,

Буран чыгып, талгын гына

Тирбәтеп йоклаткан.

Куркак куян, ап-ак куян

Ыргып шуннан узган,

Кайчак бүре, усал бүре

Эзләрен калдырган.

Чү, кар шыгыр-шыгыр итә,

Чана шуып килә.

Атын җигеп, ата кеше

Сайлап йөри чыршы.

Хәзер чыршы купшы итеп,

Кәләштәй бизәлгән,

Шатлыкларын тау-тау өеп,

Сабыйга китергән.

(Балалар боҗрасы уртасына, чыршыга янынарак, арыган кыяфәттә, ләкин шат күңелле Карсылу чыга, аның алдына бер бала килеп баса)

-2

Бала

Сөйкемле, чибәр апа,

Арып йөрдең син кайда?

Карсылу

Мин Кышбабай оныгы -

Дәү әтинең уң кулы,

Җир шарын буйлап чыктым,

Ниһаять, килеп җиттем!

(Авыр сулап куя)

Балалар

Без сине бик сагындык, сине күрүгә шатбыз, Карсылу апа!

(Карсылу булып киенгән бәләкәй кызлар биеп чыга, алар биеп беткәч)

Карсылу

Миңа алмашка үсеп киләсез икән.

Зур рәхмәт, сеңлекәшләр!

Иң кечкенә сеңлебез кайда соң әле безнең?

Балалар

Кем ул?

Карсылу

Ак күлмәкле назлы кыз,

Кечкенә - үзе җитез,

Күктән биеп төшүче -

Җирне ап-ак итүче.

Балалар

Кар бертеге.

(Кар бертеге булып киенгән кыз бии)

Карсылу

Болыт бушый, җир тула -

Дөнья агарып кала.

(Биегән кар бертегенә тагын кар бертекләре кушыла)

Балалар

Кар ява.

(Буран булып киенгән бала)

Эй, котырам, котырам,

Кар тузанын туздырам,

Ак буразна калдырам,

Тун һәм бүрек кидерәм.

(Балалар өшегән булып кыланалар)

Абау, суык!

(Җыр җырлана «Кечкенә чыршы» - «Маленькой елочке холодно зимой» тәрҗемәсе)

Кечкенә Чыршы

(Маленькой елочке холодно зимой)

Кечкенә Чыршыкай

Өшеп утыра,

Тамагы авырта,

Каты төчкерә.

Кечкенә Чыршыны

Урманнан алдык,

Шәмнәрне кабыздык,

Купшы бизәдек.

Чыршыкай, Чыршыкай!

Бәйрәм китерде,

Яңа ел төнендә

Бәхет өләште!

Карсылу

Яңа ел җитеп килә, әкияттә яшәүче дуслар ник килми икән һаман!

Бала

Мөгезле һәм койрыклы,

Озын кәкре бармаклы.

Балалар

Шүрәле!

(Шүрәле биеп чыга, туктагач)

Ансыз урман киселми,

Утын ансыз ярылмый,

Әкияттә еш кунак -

Былтыр кулында йөрмәк.

Кем минем белән кети-кети уйный?

(Балта тотып Былтыр килеп чыга)

Мин дә табышмак әйтим әле?

Балалар

Әйт, Былтыр, тартынма!

Былтыр

Юлны кардан тазарта,

Бакчачыга булыша

Җир казырга тырыша -

Бәрәңге чыгарыша.

Балалар

Көрәк.

(Былтыр белән Шүрәле икәүләп бии. Шул арада чәчен туздырып Су анасы чыгып утыра. Чыршының икенче ягында татарча киенгән малай посып тора, бию туктагач)

Былтыр

Күлдән чыгып утырган,

Озын чәчен туздырган.

Кулында алтын тарак -

Күзәтә моны карак.

(Су анасы малайга бармак яный)

Тарагымны чәлдермәкчесеңме Булдыра алмассың, тәрбиясез малай Әнә, балалар карап тора!

Балалар

Су анасы.

Малай

Кадак башына бәрдем,

Урынына утырттым

Чикләвекләрне ватам -

Балаларга таратам.

Нәрсә белән?

Балалар

Чүкеч белән.

(Малай балаларга чикләвек тарата)

-3

Карсылу

һәммәсе дә җыелды, ә дәүәти һаман килеп җитмәгән. Әйдәгез, чакырып карыйк!

(Кышбабай җыры яңгырый)

Кыш бабай

Эй, Кышбабай, Кышбабай,

Соңлап килдең ник болай!

Төньякларда, салкыннарда

Эшең күпмени шулай?

Мәрхәмәтле Кышбабай,

Соңлап йөрмә, син, болай!

Килүеңне шатлык белән

Көтәбез инде бер ай!

Балалар

Кызыл тунлы Кышбабай,

Кил тизрәк, Кышбабай!

Берничә тапкыр кычкырганнан соң, Кышбабай килеп чыга

Кышбабай

Килеп җиттем, балалар!

Кайдан килдең димиләр.

Балалар

Кайдан килдең, Кышбабай?

Кышбабай

Бик ерактан, Төньяктан,

Чиксез ап-ак кырлардан.

Сезгә шатлык китердем,

Бүләкләр төяп килдем!

(Капчыгына күрсәтә, бәйрәм гадәттәгечә дәвам итә).

Надеюсь, сценарий вам понравился.