3 нче ноябрь көнне Саба муниципаль районының салым инспекциясе хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшыру кысаларында үзләренең спорт сәләтләрен күрсәттеләр. Чара Олимп стадионында узды, 30дан артык кеше катнашты. Нормативлар төрле иде: урыннан озынлыкка сикерү, пресс күнегүләре, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү. Катнашучылар барлык сынауларны да уңышлы үтәделәр. Спорт чарасы катнашучыларның, чыннан да, хезмәткә дә, оборонага да, ГТО нормаларын тапшыруга да әзер булуларын күрсәтте.
Саба районының салым инспекциясе хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар
3 ноября 20213 ноя 2021
~1 мин