Өченчекөн район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин “Саба” җәмгыятенең Явлаштау бригадасы базасында савым сыерларны бәйдә тотып асраучы хуҗалык җитәкчеләре һәм ферма мөдирләре катнашында киңәшмә үткәрде. Мондый ысулның үз плюслары бар. Мал аз хәрәкәтләнү сәбәпле, азрак ашый, кәефсезләнеп торганнарын да тиз күреп була. Хәзерге вакытта районның 9 хуҗалыгында 14 фермада сыерлар бәйдә тотыла. Бу – барлык “сөтлебикәләрнең” 30 процентка якыны дигән сүз. Сыерлар чылбырга куелган хуҗалыкларда көтү әйләнеше, каплату, савым күрсәткечләре белән идарәнең терлекчелектә нәсел эше (СПС) начальнигы Раушан Гатиятов таныштырды. Фермаларда буаз сыерлар саны 55 проценттан ким булырга тиеш түгеллеге аңлатылып, әлеге күрсәткечләре югары (“Юлбат”, “Килдебәк”, “Симет”) һәм түбән (Туктар, Йосыф-Алан, Нырты, Мамалай, Сатыш фермалары) булган сыерлар күрсәтелде. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, һәр сыерның күпме сөт биргәнлеген төгәл белгәндә генә гомуми җитештерү күрсәткечләрендә үсеш була ала.