Салкыннар якынлаша. Күркәне суыкларда асрау тәртипләрен дә онытмагыз. Күркәләрнең туган ягы җылы яклар булса да, аларны дөрес тәрбияләгәндә салкынга да бик чыдамнар. Күркәләрнең иң зур “дошманы” — үтәли җил һәм һаваның артык дымлы булуы. Шуңа күрә алар асралган бина даими җилләтелергә тиеш. Кышкы салкыннар әлеге йорт кошлары өчен әллә ни куркыныч түгел. Әмма канатлы кошлар асралган бинада һава температурасы 2-3 градустан салкын булмаска тиеш. Күркәләрне җиргә коры салам түшәлгән бинада асрарга киңәш ителә. Юешләнеп дымлана башлау белән аны алыштырырга кирәк. Җәелгән салам күгәрә башласа да ул күркәләр сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Кыш айларында күркәне тәүлегенә өч тапкыр ашатырга кирәк. Аларның төп рационы — суда бераз җебетелгән ашлык катнашмасы. Ул җылылыгы 40-50 градустан артмаган сөткә бутап эшләнсә, аеруча файдалы. Күркәләргә бу ризыкны иртән һәм көндез бирергә киңәш ителә. Кичке ашка ашлыкны бөтен килеш бирергә кирәк. Ул арпа, бодай, кукуруз булырга мөмкин. Күркәләр кишер һәм