Гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешьләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Роосия Пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин). Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә. Шулай итеп башка ысул белән тапшырылган гаризалар каралмаячак. Пенсия тупланмалары иясе, теләгән очракта Пенсия фонды органнарына “тыю турында хәбәрнамәне” кире алу турында гариза биреп, бу тыюны кире ала ала. Пенсия тупланмаларының һәр иясе әлеге хокуктан файдалана ала. Мондый эчтәлектәге хәбәрнамәне гражданнар Пенсия фонды органнарына үзләре килеп бирә яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе буенча башка кеше аша тапшыра ала. Исегезгә төшерәбез, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының гражданнар белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында килешү төзү өчен арадашчылар хезмәтеннән файдалану да
Пенсия тупланмаларын башка иминиятләштерүчегә күчерүне кире кагу
27 октября 202127 окт 2021
1
2 мин