1 октябрьдә Россиядә көзге чакырылыш старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге чакырылышта районнан кырыклап егет солдат каешы буачак. Бу атнада егетләрнең беренче төркеме юлга кузгалды. Күп еллар инде Әгерҗе районында бу кадәр егетнең берьюлы армия сафларына озатылганы юк иде. Беренче төркем шунысы белән дә үзенчәлекле: егетләрнең икесе – югары, калганнары урта һөнәри белемгә ия. Алар физик яктан чыныккан, спорт белән дус. Армиядә хезмәт итүне гражданлык бурычлары итеп саныйлар һәм зур теләк белән китәләр. Әгерҗе егете Лев Виноградов, мәсәлән, Казан федераль университетының биология факультетын тәмамлаган. Киләчәктә үзен фәнни өлкәдә сынарга тели. – Уку белән беррәттән, балачактан яраткан спорт төре – футбол белән шөгыльләндем. Үземне формада тоту өчен көн саен отжимание ясыйм, – диде ул.
Лев ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. – Үземне нәкъ менә шул гаскәрдә сынап карыйсым килә, – ди ул. Ә Үтәгән егете Булат Тулбаевка 22 яшь кенә булса да, югары белем алырга да,