Кичә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Саба аграр көллиятендә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында "Дуслык һәм килешү дәресе” үткәрде. Студентлар алдында Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады. “Без үзебезнең районнарга йөрүләрне бик файдалы гамәл дип саныйбыз. Ни өчен дисезме? Чөнки дөньяның ничек корылганын сөйләшү һәммәбезгә кирәкле әйбер. Кичә Татарстанда бик мөһим сәяси вакыйга узды: республикада яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан Президентын сайлауларда катнаштылар. Миграция хезмәте мәгълүматлары буенча бүген Татарстанда 50 меңнән артык үзбәк кешесе яши. Дөньяда, Россиядә милләтләрнең үзара пропорциясе әнә шулай үзгәрә. Авылларда, районда бәлки ул сизелмидер. Әмма моны сезгә җиткерергә тиеш. Чөнки сез алдагы тормышта төрле милләт кешеләре белән аралашачаксыз. Без халыклар дуслыгы йортында шушы белән белән шөгыльләнәбез. Тормышта кеше төрле милләт вәкилләре