Шәмәрдән балалар китапханәсе “Салават күпере”, “Әкият” һәм “Теремок” балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. “Китап йорты” белән беренче танышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрлечә бара. Кемдер әни һәм әти белән кулга кул тотышып килә, кемнедер кайгыртучан әби китерә, күп кенә сабыйлар үз тәрбиячеләренең сизгер җитәкчелегендә укуга тартыла. Берничә ел дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр актив һәм даими рәвештә безнең китапханәгә йөри. Шушы көннәрдә балалар китапханәсендә “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Әлфия Мидхәт кызы) кунакта булды. Кечкенәләр иң элек “Буккроссинг” дигән китап шкафы белән танышып, буккроссинг процессының “Укыдың – башкаларга бир” принцибына нигезләнгән гади гамәлдән торуын белделәр. Башкалар белән уртаклашырга мөмкин булган китапларны китапханәгә, яңа укучылар табып, кызыклы сәяхәткә китсен өчен, алып килергә мөмкин. Аннары алып баручы балаларга балалар китапханәсе тарихы, “Эрудит”, “Читайка”, “Хыял”, “Сәйлә