Быел юл салучылар өчен һава шартлары бик уңай килде. Туктаусыз яңгырлар явып эшләрен тоткарламады. Шуңа да сезонны һөнәри бәйрәм көннәренә үк уңышлы төгәлли алдылар. Әгәр хезмәт фронты булса, октябрь температурасы да асфальтлау таләпләренә җавап бирерлек иде. “Быел эшнең башкарылган кадәре дә зур күләмле булды: филиалның Саба һәм Кукмара участокларында 800 миллион сумлык юлларны ремонтлау һәм реконструкцияләү чаралары күрелде. Барысы 22 километр юлга җәю өчен 35194 тонна асфальт чыгарылды. Шуның 13 километры – Саба ягында. Юлларны асфальтлауга әзерләү мастерлар Илнур Сабуров, Нияз Гәрәев бригадаларына йөкләнгән иде. Алар үз бурычларын вакытында үтәде. Әйтик, Килдебәк-Олы Арташ участогында юлның калку булып торган өлешен кискәндә 200 мең кубометрдан артык грунт кына чыгарылды. Фәргать Галәвин бригадасы юлларга су агу торбалары салу эшен башкарды. Ә соңгы стадия – асфальтлау байтак еллар инде Илнар Шәфигуллин бригадасы җаваплылыгында. Филиал буенча юл төзелешенә җәлеп ителгән үзйөрешле т