Мин сезгә үзебезнең гаилә турында, дөресрәге, гаиләбез башлыгы – әтиебез турында сөйләргә телим. Әти-әниебезнең җылы канаты астында без өч малай үсәбез. Боларның әниләренә бик авырга туры килә икән, дип уйлый күрмәгез. Юк, һич тә алай түгел. Безнең өчен эшнең кызныкы, яки малайныкы дигәне юк. Әтиебезгә йорт эшләрендә ярдәм иткән кебек үк, әниебезгә дә савыт-саба юарга, тузан сөртергә, идәннәрне юарга да, аш-су әзерләргә дә булышабыз. Аерым йорт белән яшәгәч, өй тирәсендә ел әйләнә эш бетми инде ул. Безнең әтиебез алтын куллы, ул бар эшне дә булдыра. Безне дә хезмәткә өйрәтә. Бергәләп капка-коймаларны төзәтәбез, буяп, яңартасы урыннар булса, әти безне пөхтә итеп эшләргә өйрәтә. Ә эш беткәч коралларны үз урыннарына урнаштыру – шулай ук тәртип, пөхтәлек билгесе. Әтиебез йорт җанлы кеше. Шуңа күрә безнең сарай буш тормый. Бозаулар, куяннар, күркәләр үстерәбез, умарталар да тотабыз. Әтиебезнең иң яраткан эше умарталар карау. Ул иртә яздан караңгы көзгә кадәр умарталыкта эшли. Әкренгә без