Саба җәмигъ мәчетендә узган якшәмбедә әнә шул исемдә үткәрелгән дини чарага әле Аллаһы Тәгалә юлына тәүге адымнарын ясаучы, динебез Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы мөслимәләр җыелды. Бәйрәм төсен алган чараның төп инициаторлары – Казанда мөселман киемнәре, яулыклары белән танылу алган Гүзәлем Миннеханова, балалар һәм хатын-кызлар өчен дини чаралар, сәүдә- ярминкәләре оештыручы Гүзәл Абдрәфыйкова, дини басмалар чыгаручы нәшрият йортының бүлек редакторы Айсылу Юлдашева иде. Гүзәлем (без аны җырчы буларак та беләбез) әлеге проекты белән 3 ел дәвамында республикабызның күп районнарында булырга өлгергән инде. “Хатын-кызлар белән мондый очрашулар күбрәк җылы аралашуга, фикерләшүгә корылган. Гүзәл затларыбызның дин турында беләселәре, өйрәнәселәре килә. Кемдер үзен күптән борчыган сорауларына җавап ала, ниндидер проблемалары булса уртаклаша, күңелендәгесен дә бушата. Бергәләп сөйләшәбез, аннары күңелле итеп чәй эчәбез. Хатын-кызларыбыз өчен мондый эчкерсез, җылы аралашулар