Шушы көннәрдә район суды барлыгы 18 эпизодтан торган җинаять эше материалларын карап, Кукмара районы кешесе Факировка (фамилиясе үзгәртелде) карата хөкем карары чыгарды. Ул, 34 яшьтә генә булуына да карамастан, чит милеккә кул сузганы һәм мошенниклык иткәне өчен соңгы 10 ел эчендә 9 тапкыр суд эскәмиясенә утырырга өлгерә. Әмма тәүбәгә килми. Кырыс режимдагы колониядән иреккә 2020 елның мартында чыгарыла һәм кабат элекке гадәтен куа башлый. 2020 елның 4 октябрендә элеккеге танышы М.га телефоннан шалтыратып, әнисенә кыйммәтле операция кирәклеге хакында әйтә һәм әҗәткә 8 мең сум акча сорый. Ягъни алдашу юлына баса. Чөнки әнисе хирург пычагы астына керергә җыенмый. Әмма М. мошенник сүзләрен күңеленә якын кабул итә (авыр чакта кешегә ничек ярдәм итмисең инде) һәм тиешле сумманы бирә. Әҗәт, билгеле, түләнми. Шул ук айда Факиров арзан бәядән 50 данә профиль торба бирергә вәгъдә итеп, Г. дан 16 мең сум акча сорап ала. Әмма торба да булмый, акча да кире кайтарылмый. Мошенник чираттагы корбаны Е