Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен котлады. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара «Корстон» КСККда (Казан) узды. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов бүген республикада авыл үсешенә аерым игътибар бирелүен искәртте – биредә татарстанлыларның дүрттән бер өлеше яши. Быел бездә һава шартлары катлаулы булды – температура һәм явым-төшемнәр буенча 2010 елга якын иде, корылык аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, дип искәртте Татарстан Президенты. Барлык кыенлыкларга да карамастан, быел авыл хезмәтчәннәре тагын бер кабат үзләренең һөнәри осталыкларын исбатладылар, тармакның өзлексез эшен тәэмин иттеләр. «Дым саклаучы һәм прогрессив технологияләрне системалы рәвештә кертү корылыкны азрак югалтулар белән кичерергә мөмкинлек бирде. 2,4 млн. тонна ашлык җыелган, бу 201
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы алдынгыларына лаеклы нәтиҗәләр һәм киеренке хезмәт өчен рәхмәт белдерде
8 октября 20218 окт 2021
3 мин