Районыбыз спортчылары халыкара ареналарда уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итә. Өстәл теннисы буенча Россиянең спорт остасы Раил Галиәкбәров 13-17 октябрь көннәрендә Испаниянең Плайя-де-Аро шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында үткәрелгән турнирда катнашып, үзенең рейтингын тагын да күтәрүгә иреште. Райондашыбыз парлы разрядта Кемереводан Алексей Коновалов белән бергә уйнап, көмеш медаль алды. Алар киеренке финалда Испания командасына (2:1) гына оттырдылар. Раил турнирдан кайтуының икенче көнендә үк “Саба-Арена” спорт мәктәбенә күнегүләргә килгән иде. Аны биредә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, югары категорияле тренеры Фарход Исмаилов, уңышын уртаклашкан дуслары каршы алды. “Менә шулай күнегүләрнең берсен дә калдырмаска тырышабыз,– диде ул “разминка” ясаган арада. – Турнирга килгәндә, ул хакта спорт календареннан карап белдем. Хәзер бит ярышлар рәсми игълан ителә дә, кайберләре коронавирус сәбәпле, булмый да кала. Шуңа күрә Испаниягә барып җит