Хатын кибеттән, иләкме шунда сөзгечме, алып кайтырга кушкан иде. Телефонга төшердем дә, кайсысы кирәк дип ватсабына җибәрдем. Шунда кибетче килеп, миңа кисәтү ясарга маташа. Законнарны беләм мин...Урамда ишеткәннәрдән. Әлеге сөйләшүгә мин дә колак салдым. Үземнең дә элегрәк фотога төшерү мәсьәләсендә шикләнебрәк торган бар иде. Бәлки башкалар да шулайдыр. Законны аңлатуны сорап, бу өлкәдә компетентлы белгечкә, Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының Саба районында кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультанты Азат Хәлиловка мөрәҗәгать иттек. –Кибеттә, супермаркетларда фотографиягә чикләүләр элек тә юк иде. Ләкин Законда бу хакта турыдантуры берни дә әйтелмәгән иде. Шуңа күрә сатып алучыга мәгълүмат җыюга хокукы барлыгын үз белеменә таянып дәлилләргә туры килде. 2021 елның 1 гыйнварыннан “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы Законга кертелгән үзгәрештә исә бу хакта ачыктаначык әйтелә: “Кулланучының теләсә нинди мәгълүматны теләсә кайсы чыганактан теләсә н