Барда җагы! Гәйнә башкорт ыруы!
Җулың ничек? Каян башланган?
Җырактанмы? Әллә Тол буенда
Башланганмы йаткан ташлардан.
Гасырларга быу җирләрдән
Йылгыр атлар чабып узгандыр.
Гәйнә башкорт килеп, тәүге былып
Үз тарихын мында йазгандыр.
Шу вакытта бәлки, Гәйнә башкорт
Тирмә кырда учак кабызган.
Күпме гумер у учаклар сүнми,
Ак җортларда балкып гел җанган.
Ак тирмәләр бүген күренмиләр,
Йылгыр атлар кайа киткәннәр?
Шу заманның тормыш бизәкләре
Түбәтәйгә, беләм, күчкәннәр.
Изге атлар җаны, истәлекләр
Алар жирдә каралмас.
Шулый былгач безнең күңелләрдән
Башкорт рухы һич тә җугалмас.
Наил ГАБДУШЕВ, Башкортостан язучылар берлеге әгъзасы.