Найти тему
Саба таңнары

Җомга намазыннан соң – сайлауга

Бүген җомга намазыннан соң, Олы Кибәче авылының мәчеткә йөрүче өлкәннәре бердәм рәвештә, туп-туры 2461нче сайлау участогына килделәр. 

Вәгазен тәмамлагач, Рәис хәзрәт Газизуллинның изге җомгада башланып киткән сайлауларда иң лаеклыларга тавыш бирергә чакыруын барысы да хуплады. Өлкәннәрне транспорт белән тәэмин итүне җирлек башлыгы Айрат Сафин оештырды. Өлкәннәрне участок сайлау комиссиясе әгъзалары ачык йөз белән олылап каршы алдылар. “Илебезнең алга китүе өчен тавыш бирәбез бит. Шуңа да сайлауларда ел саен бердәм катнашабыз һәм башкаларга да читтә калмаска киңәш итәбез. Бу – армиядә хезмәт итү кебек үк изге бурыч. Илебезнең, шуның белән бергә балаларыз-оныкларыбыз киләчәге хәл ителгәндә битараф булмыйк”,– диде араларында иң өлкәне Рафаэль Шәрәфиев.