Мәгълүм булганча, ел саен Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым катнашында республикабызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән тантаналы кабул итү уздырыла. Анда республикабыз үсешенә зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп үстергән, һәр яктан үрнәк гаиләләр чакырып хөрмәтләнә. Быелгы кабул итү зур вакыйга - Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар алдыннан үткәрелүе белән дә үзенчәлекле. Тантаналы чарада безнең районнан Мишәбәш авылында яшәүче Надия һәм Алмаз Гафиятовлар катнашты. Аларны Казанга районыбызның ЗАГС бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова озата барды: ”Гафиятовлар- районыбызның иң абруйлы, бар яктан да үрнәк гаиләләренең берсе. Алмаз Сәүбән улының хезмәт биографиясе күпкырлы, ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, төзелештә дә эшләгән, бүгенге көндә «Евро Акцент Саба» җәмгыятендә хезмәт куя. Бер үк вакытта Мишәбәш авылы мәчетендә имамлык вазыйфасын башкара. Надия ханым һөнәре буенча шәфкать туташы, Мишәбәш авылында ФАПта, балалар б
Татарстан Президенты республикабызның иң күркәм гаиләләрен кабул итте
16 сентября 202116 сен 2021
1 мин