...Капканы ачып җибәрүгә, без тагын бер урамга килеп кердек кебек. Ишек алдындагы иркенлек! Аяк астында бәбкә үлән, тирә-якта яшеллек. Матур итеп рәшәткәләп алынган без керәсе йорт тау итәгендә генә, аста - инеш, ике атлам җирдә – челтерчелтер чишмә ага. Сәхрә инде! Закаровларның гаилә матурлыгы менә шулай йорт тирәләреннән үк башлана. Бу нурлы нигездә Җәлил абый белән Зәбидә апа һәм аларның иң өлкән туганнары Дилбәр әби яши. Өлкәннәргә кадер-хөрмәт булган өйдә, рәхмәт фәрештәләре канат җәяр диләр. Бу йортка аяк басу белән дә күңелне шундый рәхәт хис биләп алды. Балачактан гарип калган һәм гомере буе башкалар кайгыртуына мохтаҗ булган Дилбәр апаның түр бүлмәдә уйга бирелеп утырган мәле иде. Ул әлеге йорт хуҗасы Җәлил абыйның бертуган апасы. Иләбәрнең данлыклы балта остасы Шәрипҗан белән пар канаты Алмабикәнең 10 балаларының иң өлкәне була Дилбәр. Ике бертуганы сабый чакта вафат булалар. Әти-әнисенә үзеннән кечерәк 7 туганын тәрбияләүдә, йорт эшләрен карашуда зур ярдәмчеләре булып үсә к