14 нче сентябрь көнне районыбызда “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте, Татарстан Сәнәгать, сәүдә министрлыгы җитәкчеләре катнашында истәлекле вакыйга булды: Юлбат авылында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участогында яңа газүткәргеч файдалануга тапшырылды. Яңа урамда беренчеләрдән булып Гатауллиннар һәм Сәйфуллиннар йортлары газга тоташтырылды. Алар моңарчы өйләрен, аена 10ар мең сум һәм артыграк та түләп, электр белән җылытканнар. “Үзем дә, ирем дә авыл хуҗалыгы тармагында эшлибез. Безнең йорт АПК программасы буенча төзелде. 2020 елның март ахырында күчтек. Кышны электр белән җылытып чыктык. Ут сүнсә, чәй дә кайнатып эчә алмый идек. Шуңа да газ бирелүен түземсезлек белән көттек. Бүген бик шатлыклы көнебез. Республика, район җитәкчеләренә бик рәхмәтебез”,– диде “Юлбат” предприятиесе ашханәсендә эшләүче Тәнзилә Гатауллина. Алар тормыш иптәше – терлекчелек фермасы операторы Илмас белән ике кыз үстерәләр. Камилә мәктәп укучы, Язилә бакчага йөри. Тантана барышында район башлыгы Рәис Миңне