Дөньяда нинди генә үзгәрешләр бармасын, нинди генә икътисадый кичерешләр аша үтәргә туры килмәсен, бухгалтер - хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала. Бүген бер генә предприятие, шәхси булсынмы ул, дәүләтнекеме, финансистларсыз эшли алмый. Бухгалтер предприятиенең финанс үсешен билгеләүче икенче зат булып санала. Әмма әлеге вазыйфа теләсә кемнәр өчен түгел. Кечкенәдән төгәл фәннәрне яхшы үзләштергәннәр генә киләчәкләрен исәп-хисап эше белән бәйли аладыр. Җаваплылыгы чикләнгән “Яшен” җәмгыяте баш бухгалтеры Гөлсу Рәис кызы Закирова белән дә сөйләшүне әлеге эш үзенчәлекләрен барлаудан башладык. Мәктәп елларыннан ук Гөлсуның (бер уку йортында белем алдык) математика буенча фән олимпиадаларында катнашканын яхшы белә идем. Шәхсән үзем “гуманитарий” буларак, иң башта уены-чынын белән бергә кушып, тангенс, синус-косинусларның тормышта ни дәрәҗәдә кирәге чыгуы турында сорадым. “Көндәлектә кулланылмаса да, тригонометрик тигезләмәләр хәтерне, игътибарны яхшырта, мантыйкый фикер