Сабаның транспорт хәрәкәте туктап тормаган Тукай, Мәктәп урамнарында җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк. Автомобильләр күп йөргәнлектән генә түгел. Баксаң, шушы үзәк урамнардан руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар да шактый үтә икән. Полиция контроле аеруча көчле булуга карамастан ягъни. Июль, август айларында аек булмаган хәлдә идарә иткән 21 машина йөртүченең 5есе шушы урамнарда тоткарланган. Мисалга, Югары Шытсудан 1974 елгы кешегә беркетмә көпә-көндез бер айда ике тапкыр исерек килеш руль артына утырган өчен төзелә. Аңа карата эш РФ Җинаять кодексының 264.1нче статьясы нигезендә кузгатылган. Шулай ук Сабаның Г.Кутуй, Һ.Такташ, Пушкин урамнарында да тоткарланучылар байтак. Шәмәрдәнгә килгәндә, җәяүлеләрнең Лермонтов, Фрунзе урамнарында машиналарга игътибарлы булулары сорала. Әйтик, 19 августта Лермонтов урамында иртәнге сәгать 7дә “Шевроле”дә барганда туктатылган 1990 елгы Ш. да алкотестер 0,3 промилле алкоголь барлыгын күрсәтә. Район чикләрен алсак, Иштуган-Л