3 нче сентябрь көнне велоспорт буенча Мордовия Республикасы федерациясе президенты Бояров Виталий Васильевич, BMX буенча Россиянең баш тренеры Костюков Павел Павлович, Токиода BMX-фристайл буенча Олимпия уеннары катнашучысы Ризаев Ирек Евгеньевич эш визиты белән Байлар Сабасына килде.
Кунаклар экстрим паркта, З.Йосыпов урамындагы паркта яңа памп-трек белән таныштылар, шулай ук «SABA-ARENA» универсаль спорт комплексында булдылар.