Татарстан районнарында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең мобиль жәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлады. Максатлары — авылларда яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган проблемаларны тыңлау. “Халык нигездә актив. Күбрәк социаль юнәлешле сораулар бирелә. Кешеләр элеккечә өлкәннәргә сугыш чоры балалары статусы бирелүен тели, яшьләр авылда калсынга көнкүреш шартларын тагын да яхшыртуга кагылышлы наказлар бирелә. Тәкъдимнәр „Минем депутат“ сервисында теркәлә һәм программаларга кертелә. Халык белән аралашу ә авылларның социаль-икътисади хәлен яхшырту, бүгенге чынбарлыкны күз аллау өчен кирәк», – диде жәмәгать кабул итү пункты вәкиле Рәсилә Исмәгыйлова. Өченчекөн мобиль төркем Югары Симет, Мичән, Тимершык авыл җирлекләрендә булды. Кабул ителүгә килүчеләр үтенеч-гозерләрен “Минем наказ” бланкына язып калдырды. Мисалга, Түбән Симет авылында яшәүчене кәрәзле элемтә чарасының начар эшләве борчый. Шулай ук төзелә башлаган йортны эшләп бетерү өчен социаль ипотека алуга кагылышлы сорау да бирелде