Китәләр... Якыннар, туганнар, дуслар, бик якын күршеләр мәңгелеккә китә... Менә туган апам кебек якын күргән күршебез тирсәле Хәбирова Рәүфә апа да, беркем белән дә хушлаша алмыйча, мәңгелеккә китеп барды... 65 кенә иде бит әле аңа... Соңгы минутка кадәр, менә могҗиза булыр да, Рәүфә апа бу куркыныч авыруны (ковидны) барыбер җиңәр дип өметләндек. Чөнки ул ир-атлар кебек җимертеп эшләүче, бер эштән дә куркып тормаучы, Әнис абый вафатыннан соң җигелеп тормышны тартып баручы көчле хатын иде. Әнкәем исән чакта аның турында "Иии, безнең Рәүфә бакчадан капчыкка дүртәр чиләк бәрәңге салып ташый. Күз генә тимәсен инде, җен кебек эшли", дип сокланып сөйли иде. Рәүфә апа үзе дә ялгызы калган әнкәйне бик якын итте. Яккан мунчасыннан, мич ашыннан калдырмады. Эч серләре дә сыя иде бер-берсенә... Әнкәй Әгерҗегә безгә күчеп килгәч тә Рәүфә апаны теленнән төшермәде, бик сагынды аны. ... Мин үзем дә хәзер якыннарым янына зиратка кайткач, иң әүвәл Рәүфә апага туктала идем (туганнарым чакырып торсалар да
"Соңгы минутка кадәр, менә могҗиза булыр да, ковидны җиңәр дип өметләндек..."
3 сентября 20213 сен 2021
4
1 мин