11-13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 15-19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Ярышлар 20-28 август көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге мәктәбендә узды. Ярышларда безнең спортчылар да катнашты: 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында (авыл шахматчылары арасында): 3 урын-Галимҗанов Булат; 19 яшькә кадәрге кызлар арасында (авыл шахматчылары арасында): 2 урын-Харитонова Альбина; 3 урын-Галиуллина Диләрә. 13 яшькә кадәрге кызлар арасында (авыл шахматчылары арасында): 3 урын-Мөхәммәтҗанова Зәлия. Барлык призерларны ТР Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
Яшүсмерләр арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды
2 сентября 20212 сен 2021
3
~1 мин