Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы. Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем. Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин; Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин. Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын! Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким; Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим. Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем! Сездән айрылып, туганнар! — җа