Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!» Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам». Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә. Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач, Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман, Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!» Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала. Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, Син д