29 нчы август шахтерлар һәм халыкара атом-төш коралларын сынауларга каршы тору көне билгеләп үтелә. Шәмәрдәндә яшәүче Хәниф абый Галимҗанов (фотода, сулда) әлеге даталарның икесенә дә кагылышы булган уникаль кеше.
Моннан нәкъ 67 ел элек – 1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында атом-төш бомбасын сынауда катнашкан «тәҗрибә куяннары»ның берсе.
Саба районы, Чулпыч авылында туган Хәнифне армиягә 1953 елның октябрендә алалар. Сугыштан соң туйганчы ипи ашый башладым дигәндә генә егет Белоруссия җирендә солдат шулпасына күчә. Ә хәрби хезмәт физик көч сорый: авыр гаубица белән эш итәсе. 1954 елның маенда артиллеристларга комиссия узарга фәрман килә һәм озакламый солдатларны тягачлары белән эшелоннарга урнаштырып, билгесез юнәлештә озаталар.
– Кая барасыбызны әйтмәделәр, – дип сөйли Хәниф абый. – Ниндидер сынауда катнашачагыбыз гына билгеле булды. Оренбург өлкәсендә Самара елгасы буена килеп туктадык. Гаубицаларны җир казып маскировать иттек. Хәрби инженерлар өйрәтүендә башкарган эшләр бомбадан саклану урыны дип аталды. Яңа киемнәр, противогаз, кара күзлекләр бирделәр. Ул көнне безне тревога белән иртәнге сәгать 4тә күтәрделәр. Окопларга төшеп утырдык, күзләрне йомарга, авызны ачарга куштылар. Сәгать 9ларда вакыт туктаган кебек булды, җир тетрәгән шикелле тавыш ишетелде. Бала бишегендә кебек тирбәлдек. Көчле яктылык йомык күзләр аша да үтеп керде. Бераздан орудиеләрдән атарга боерык булды. Мин, 20 яшьлек егет, кая карарга да белмим. Горизонтта күтәрелгән кып-кызыл ут шары кайный, ул бөтерелгән гөмбәгә охшаган иде. Шуңа 40 килолы снарядлар белән атабыз. Артиллерия канонадасы ярты сәгать дәвам итте. Аннары 40 чакрымга марш-бросок булды. Мин радиотелефонист, аркамдагы Р-109 радиостанциясе белән машинада барам һәм шунлык белән генә үземне бүгенгәчә исән йөримдер дип уйлыйм. Аркаларына ак көл кунган пехотачыларның барган җирдән авып-егылып калулары әле күз алдымда. Атом бомбасы шартлаган зонада бәйләп калдырылган үгезләр күмергә әйләнгән, самолетлар йә урталай аерылган, йә канатсыз калган. Сынау зонасында 80 чакрымлы радиустагы авыллардан җирле халыкны чыгарганнар иде. Березка дигән авылда мәхшәрнең узганын көткән кешеләр безне каргап каршы алды. Аларның нәфрәтле йөзләрен күреп, безгә рәнҗемәгез, без үзебез дә боерык үтәүчеләр диясем килде...
Хәниф абый Тоцк полигонында күргәннәре турында күп еллар беркемгә дә сөйләми. Ул нурланыш алуы хакында хәтта табибларга да бер сүз дә әйтмәскә тиеш була. Каты кисәтәләр. Өйрәнүләр нәтиҗәләренә “Үтә яшерен” тамгасы салына, Тоцк экспериментында катнашучыларга бернинди документ бирелми. Аларны бары 1990 елда гына чернобыльчеләргә тиңләделәр. Хәниф абыйга моны раслаучы таныклык Луганск өлкәсе хакимиятеннән 1997 елда бирелгән. Ветеран әлеге документ буенча Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы булып санала. Чернобыль һәлакәтенә 25 ел тулу уңаеннан бирелгән күкрәк билгесе дә бар. Таныклыкларның украин телендә язылуының хикмәте шул: Хәниф абый Сталин икенче фронтка тиңләгән шахталарда эшләгән, 32 ел җир астында күмер чапкан кеше. Ярты гомере чит җирләрдә узган.
– Мин бит армиягә бәрәңге оны катнаш ипи ашап киткән малай. Бергә хезмәт иткән украин егетләре кызыктырды. Әйдә, безнең белән Донбасска, тамагын тук булыр диделәр. Аларга иярдем. Белоруссиядән Краснодонга килдем, бер әбидә фатирда торып шахтада эшли башладым. Җир астына 800 метрга кадәр төшүе берни түгел, чыгуы авыр, берничә тапкыр казып та алдылар үзебезне. Гомерең бетмәсә, үлмисең икән. Әҗәл дигәнең атом полигонында да, күмер чапканда да читләп үтте. Өйләндем, балалар үстердек. Шахтерлар шәһәре Молодогвардейскида күп еллар гомер итеп, дачада үгезләргә кадәр асрап, тыныч кына яшәгәндә гомеребезгә янәдән куркыныч янар – баш очында пулялар сызгырыр, миналар шартлар дип кем уйлаган. Бомбалардан сакланып, подвалларда утырганда туган ягымны ешрак күз алдына китерә башладым. Кояш чыккан якларга карашымны төбәп, калган гомеремне үз илемдә яшәп төгәлләү турында аңарчы да хыяллана идем. Теләгебезгә ирештек, 2014 елда Украина качагы булдык һәм ике елдан соң хатыным белән Русия гражданлыгы алу михнәтләре инде онытылып бара. Кызганыч, украин егетенә кияүгә чыккан кызыбыз Донбасста калды. Шуңа күрә бөтен теләгебез шул: төрле милләт халыклары, шул исәптән татарлар күп яшәгән Донецкида тизрәк тынычлык урнашсын иде.