Найти в Дзене

Кызыклы шәкерт

Әйдәле, Акбай, өйрән! Арт аягыңда тор. Аума, аума! Туры утыр, төз утыр. – Ник син болай мине газаплыйсың? Мин әле бик кечкенә. Мин ике я өч кенә ай элек тудым. Юк, теләмим, мин өйрәнмим! Мин уйнарга гына телим. Минем болында ятасым, ауныйсым килә. – Аһ, юләр Маэмай! Яшь вакытта тырышырга кирәк. Зурайгач, җайсыз ул. Картайгач буыннар катачак. Эшләве җиңел булмаячак!

Әйдәле, Акбай, өйрән! Арт аягыңда тор. Аума, аума! Туры утыр, төз утыр.

– Ник син болай мине газаплыйсың? Мин әле бик кечкенә. Мин ике я өч кенә ай элек тудым. Юк, теләмим, мин өйрәнмим! Мин уйнарга гына телим. Минем болында ятасым, ауныйсым килә.

– Аһ, юләр Маэмай! Яшь вакытта тырышырга кирәк. Зурайгач, җайсыз ул. Картайгач буыннар катачак. Эшләве җиңел булмаячак!