Бер агачтан миллион шырпы бар була, бер шырпыдан миллион агач юк була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Гомәров әйткәнчә, быел республикада 4567 янгын очрагы теркәлгән. Бу узган елга караганда 19 процентка күбрәк. Аларда 120 кешенең гомере өзелгән. Яңгырсыз һәм эссе җәй Быелгы җәйнең аномаль эссе һәм коры торуы сәбәпле, күп кенә чит илләрдә урманнар, коры үләннәргә ут кабуы турындагы куркыныч хәбәрләр пошаманга төшерде. Марий-Эл, Удмуртия, Мордва, Башкортостан Республикасында урманнар янды. Самара өлкәсендә ут көннән- көн зур биләмәләрне камап, хәтта поездлар хәрәкәте дә туктатылды. Урманнар яну зур һәлакәт, аномаль һава шартлары сакланганда утны тиз генә сүндерү мөмкин түгел. Янгыннар нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохитебезгә, табигатькә, шул тирәдәге торак пунктларга зур зыян килә. Ут телләре Татарстанның Марий Эл республикасы белән чиктәш Сосновый Бор торак пунктына якынлашкач, шифаханәдә ял итүчеләр дә эваку