Гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл безнең туган ягыбыз табигате. Чылтырап агучы чишмәләре үзләре генә ни тора. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, олы сулыклар – елгалар, диңгезләр, океаннарның юл башы. 25 нче август көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе һәм шушы җирлектә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Саф сулы ямьле Саба» экологик проектының Олы Кибәче авыл җирлеге маршрутын уздырдылар. Чара кунакларны ипи, тоз белән авыл капкасы янында каршы алу белән башланып китте. «Зөлхиҗҗә» чишмәсе янында Олы Кибәче авылының һәм чишмәләрнең тарихы белән таныштырылды. Авылының ак әбисе Әлфинур Гатиятуллина чишмәләрнең шифасы хакында сөйләде һәм Төбәк авыл клубы мөдире Хадиуллина Гөлфира әлеге чишмәгә атап язылган җырны башкарып узды. Үзешчән язучыбыз Фәһим Бикмиевның чишмә турында шигыре белән таныштырылды. Бәйрәм «Сәрбиназ» ансамбле кызлары чыгышы белән дәвам итте. Кунакларга авылда борынгыдан яшәп килгән солдат озату, вәгъдәләшү күренешләре чишмә буенда кичке уен күрсәтелде. Чишмәгә багышла
«Саф сулы ямьле Саба» экологик проектының Олы Кибәче авыл җирлеге маршрутын уздырдылар
26 августа 202126 авг 2021
6
1 мин