Найти в Дзене
Саба таңнары

Шәмәрдәндә «Күршеләр - иң якын кешеләр…» урам концерты үтте

23 нче август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә Ф.Кәрим урамындагы 31 нче номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында «Күршеләр - иң якын кешеләр…» дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концертның беренче минутларыннан ук матур һәм сокландыргыч атмосфера барлыкка килде. Концерт программасы җырлар, дәртле биюләр, күңелле шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.