"Авылым кичләре" проекты кысаларында урам чаралары дәвам итә. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Шыңар авылында яшәүчеләр өчен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен өйрәнү, файдалы ял итү максатыннан, кичке утырулар оештырдылар. Борынгыдан Һәр авылда үз утырмалары булган. Алар үзләрен күрсәтергә, башкаларны карарга, такмак әйтеп ярышырга, җырлар җырларга җыелганнар. Шулай итеп әкиятләр, җырлар, мәкальләр,әйтемнәр, уеннар барлыкка килгән. 12 нче август көнне җәйге, җылы кич авылдашларын Совет урамында күңелле аралашу өчен җыйды. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Күчтәнәчләр белән тулы өстәл әзерләделәр, самавыр кайнап торды, чәй табыны артында яшьлекләрен искә төшерделәр. Кунаклар да бар иде, алар безгә үзләренең җырларын бүләк иттеләр. "Назалы", "Галиябану", "Тычкан салыш" халык уеннары уйналды. 18 нче август көнне Такташ урамында яшәүчеләр көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәргә, күңел ачарга килгән һәркемне җылы каршы алдыл