Бүген Казан шәһәрендә “Автоледи-2021” конкурсының зона этабы үтте. Анда Балтачта беренче урынны яулаган Нөнәгәр авылы кызы Алинә Габдрахманова район данын яклап чыгыш ясады һәм 21 катнашучы арасыннан дүртенче урынны яулады. Алинәне әлеге уңышы белән котлап, телефон аша элемтәгә кердек. - Кеше күп булгач, курку хисе бар иде. Үзеңне үзең кулга алсаң, матур нәтиҗә күрсәтергә була, әлбәттә, каушасаң авыр инде, - дип җавап бирде Алинәбез. Исегезгә төшерәбез, Алинә узган елгы район этабында өченче урынны яулаган иде. Мин җиңүче булачакмын дигән максат куеп ул быел да катнашты һәм үз теләгәненә иреште дә. Республика күләмендә, ялгышмасам, әле мондый югары урын яулый алган автоледиебыз юк иде. Алинә дүртенче урынга гына риза булып калырмы? Әллә икенче елга тагын үзен сынап карарга теләрме ул? - Әйе, мин узган ел Балтачта өченче урында калдым һәм үземә максат куйдым, икенче елга беренче урынны алачакмын, дип. Минем Казанга барып карыйсым килде. Юкса, мине кисәтә килделәр, анда авыр дип. Ә
Алинә бүген “Автоледи” исеме өчен Казанда көч сынашты
11 августа 202111 авг 2021
9
1 мин