Бу ике егеткә дә балачактан ук техника "җене" кагылган дисән дә, ялгыш булмас. Гадел - гаиләдә икенче малай. Абыйсы Илназ белән мәктәпкә укырга кергәнче ук трактор, мотоцикл иярлиләр иде. Комбайнга бергә утырдылар. Илназ төп комбайнчы булганда, гадел аның ярдәмчесе булып эшләде. Хәзер инде ул үзе кыр корабын иярли.
- Техниканың да "яше" зур инде. Ватылмыйча тормый. Шуна курә ремонтка да туктарга туры килә, - ди Гадел.
Андый вакытта ана ярдәмгә техниканы ремонтлау остасы Ирек Фәйзуллин, дуслары Илназ, Рушан киләләр.
- Бергә эшләү вакытны озак сарыф итмәскә ярдәм итә, - ди ул.
Ул быел нефтьчеләр әзерли торган техникумны кызыл дипломга тәмамлады. Авыл тормышын яратучы егет бәлки киләчәген дә авыл белән бәйләр.
Сыйнфташы Илназ да - дипломлы яшь белгеч. Диплом алуга комбайн ремонтларга керешкән. Хәзер ул авылдашы Рушан Хәбиров белән бергә эшли.
Әтисе Раил, Исәнбайның тәҗрибәле комбайнчылары Вячеслав Пастухов, Фәнис Латыйпов кул астында эшләп, кыр корабын иярләүнең бар серләренә өйрәнгән Илназ җаваплы чорда иптәшләренә дә булышу җаен таба.
- Сан артыннан кумыйбыз. Ин мөһиме, сыйфат, - ди ул. - Без бер команда булып эшләргә тырышабыз.