Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул 20588 сум тәшкил итә. Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез. Түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә кабул ителә, электрон вариантны Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тапшырыла. Гариза белән бала туганнан соң өч ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы мөһим – түләү башта бер елга гын
Ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләүләрне ничек алырга
4 августа 20214 авг 2021
2 мин