Эх дусларым, яшь чагында,
Өзелеп сөя күрмәгез!
Олыгайгач күрешүләр,
Телгәли йөрәкләрне...
Сөям диде, сөям диде,
Үзе ташлады, китте.
Өзелеп сөйгән булса әгәр,
Мәңге ташламас иде.
Мәхәббәтне берничек тә,
Ваклап булмый күпләргә.
Мәхәбәтең чын, саф булса,
Алып менә күкләргә...
Гомеребез тиз узса да,
Йөрәк картаймый икән.
Өзелеп сөйгән вакытлар да,
Шулай онытылмый икән.
Яшәгез дусларым мәңге,
Сөеп-сөелеп кенә.
Бер бирелгән гомерләрнең,
Кадерен белеп кенә.
Ничек узса да гомерләр,
Чын мәхәббәт бер генә...
Шул сөюне аңлаганнар,
Яратышып кавышканнар,
Бәхетле бу дөнъяда...
-Тәслия Сөләйманова-
31 май 2018 ел.