Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда үзара салым хисабына юлларны ремонтлау эшләре бара. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 186 метр өлеше, Олы Шыңар авылында Муса Җәлил урамының 181 метр, Оет авылында В.Хаҗиев урамы 107 метр өлеше ремонтлана. Юл ремонтлау эшләрен ООО «Мелиорация–Сервис» оешмасы башкара.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә юлларны төзекләндерү эшләре
28 июля 202128 июл 2021
~1 мин