Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Зона булгач, ул инде йозаклы кабинет-бүлмә дә түгел, ә һәр бала, тәнәфестәме, башка вакыттамы, шахмат уйный ала торган урын булырга тиеш. Проект кысаларында яшь буынның гармоник үсеше өчен шартлар тудыру, файдалы ял оештыру планлаштырыла. Сабада шахмат зоналары быел яз Саба гимназиясе, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты, Килдебәк урта мәктәбендә ачылган иде. Аларга тагын өч мәгариф учреждениесе өстәлде. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев шушы максаттан Иштуган, Явлаштау, Мичән мәктәпләрендә булды. Укучылар барысында да депутатны мини-тамаша әзерләп каршыладылар. Иштуганда Руслан Гатиятов бишенче ел башлангычларга шахмат дәресләре укыта. Бу уенны зурраклар да ярата. Әмма шөгыльләр өчен инвентарьлар җитеп бетми. Руслан шахмат сәгатен дә үзе ясаптөзәткән булган. Хәзер мәктәп