Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбыз игенче-механизаторлары 4 августка бөртекле культураларны барлык урып-җыю мәйданының 68 процентыннан суктырып алдылар. Ындыр табакларына 21820 тонна ашлык кайтты. Гектар уңышы 13,4 центнер тәшкил итә. Кырларда 59 комбайн көнгә уртача 660 гектарда эш башкара. Гомумән, байтак хуҗалыкларның игеннәрне инде 150-200 гектар мәйданнарда гына суктырып аласы калып бара. Сводка бирү көнендә 107 гектарда урып-җыйнап, иң югары җитештерүчәнлеккә “Курсабаш” җәмгыятендә ирештеләр. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында исә уракны районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Амбарга кайткан ашлык районның уртача күрсәткеченнән яхшырак – 16 центнер. Әмма былтыргы уңыш (50,5) белән чагыштырганда, өч тапкыр кимрәк. Гомумән, быелгы саннар бер хуҗалык җитәкчесен дә, комбайнчыларны да куандырмый. Урак батырларына килсәк, “Саба” җәмгыятеннән Айрат Галимуллин белән Рөстәм Газизҗанов (“Дҗон-Дир”) 8745шәр центнер ашлык суктыры