Бу бәйрәмдә Байлар Сабасында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 27 балага портфельләр һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды.
Акция кысаларында авыл мәктәпләрендә укучыларны бүләкләү һәр мәктәптә аерым оештырылачак. Укучыларга шулай ук мәктәп портфельләре һәм акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.
Район буенча быел 115 балага ярдәм күрсәтелә, әлеге укучыларның 32се 1 класска бара.