Юл төзелеше – нигездә апрель-октябрь айларын эченә алган сезонлы хезмәт. “Татавтодор”ның Саба филиалының зур тәҗрибә туплаган Илнур Сабуров, Илнар Шәфигуллин, Нияз Гәрәев, Фәргать Галәвин бригадалары шушы кыска чорда ел саен зур күләмле эш башкарырга өлгерә. Быел, мәсәлән, коллектив авылның төп урамына 686 метр асфальт түшәп иң элек Кызыл Мишәдә яшәүчеләрне сөендерде. “Әти-әниләребезнең төшенә дә кермәде болар. Таба кебек шома юлдан йөрибез”, – дип әйтүчеләр дә булды. Асфальтланган урам халыкка озак хезмәт итәр әле. Чөнки авылда транспорт хәрәкәте аз, ә эш сыйфаты менә дигән. Кызганыч, бездәге климат асфальтны мәңгелек итми. Гарантия срогы 10 ел булса да, хәрәкәт ешлыгына, авыр йөк ташуга бәйле рәвештә, юл тизрәк туза. Бу – технология бозылуы нәтиҗәсе түгел, ә табигый процесс. Шуңа күрә филиал юлларны планлы рәвештә яңартып тора. Әйтик, быел гына да Сатыш – Саба юлының 2 километры өске катлам асфальт түшәп ремонтланган, су агу торбалары монолит бетон белән ныгытылган. “Имин һәм сыйфатл