Агымдагы елның 6 аенда районның терлекчелек тармагында 43297 тонна, ягъни чагыштыру чоры күрсәткеченнән 111 процентка күбрәк сөт, 23327 центнер мөгезле эре терлек (105%), 49560 центнер дуңгыз ите (109%), җитештерелгән, мал саны да арту ягында һәм үрчем алу да яхшы гына бара. Бу хакта яртыеллык эш йомгакларына багышлап Килдебәк бригадасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, хуҗалык җитәкчеләребелгечләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсенең җитештерүмаркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышында әйтелде. “ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч), “Игенче”дә, “Кибәче”дә, Мичән бүлекчәсендә, Туктар робот комплексында сөт җитештерүдә үсеш районның уртача күрсәткеченнән шактыйга (117127 %) югарырак. Ит җитештерүдә “Тимершык”, “Килдебәк” бригадаларында , Мичән бүлекчәсендә, “Игенче”, “Шытсу” җәмгыятьләрендә 108 115 процент үсеш тәэмин ителгән. Сыерлардан 6195 баш, ягъни 2020 елның шушы чорына караганда 106 башка күбрәк бозау алынган. Быел терлекчелектә җәйге ч